Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бердәм дәүләт имтиханын татарча тапшыру мөмкинлеге бар – Әнвәр Хуҗиәхмәтов
"Бу максатка ирешү өчен мәктәп укучыларының имтиханны татарча тапшырасы килә дип әйтүе кирәк", – дип белдерде педагогика фәннәре докторы.
(Казан, 29 май, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова). Бердәм дәүләт имтиханын татарча тапшыру мөмкинлеге бар. Бу хакта Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы, педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов "Яңа Гасыр" каналындагы "Ком сәгате" тапшыруында белдерде.
“Безнең татар балалары Бердәм дәүләт имтиханын үз туган телләрендә тапшырырга хокуклы. Эксперимент башланган чорда 7 ел дәвамында без Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын ике телдә алып бардык. Федераль үзәк эшләгән барча тестны татарчага тәрҗемә итә идек. Кызганычка каршы, бу чорда мәктәп -лицейларның бары тик 7-8 проценты гына имтиханны татарча бирде. Нигә алай булдымы? Чөнки аңлату җитмәде. Халык татар телендә тапшырылган тест нәтиҗәләре белән Татарстаннан читтәге уку йортларына кереп булмас дип куркып ялгышты”, - дип белдерде Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы, педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов.
Шул рәвешле, укытучы фикеренчә, Бердәм дәүләт имтиханын татарча тапшыру мөмкинлеге булмауда республика мәгариф оешмалары һәм мәктәпләрнең дә гаебе зур.
“Бердәм дәүләт имтиханын татарча тапшыру эшчәнлеген бүген дә оештырып була. Моңа беркем дә каршы килмәячәк. Бердәнбер шарт – укучыларның “Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә бирәсебез килә”, – дип әйтүе. Бу – безнең милләт өчен абруй булачак”, – дип саный профессор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз