Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бердәм дәүләт имтиханын тапшырыр алдыннан укучыларның температурасын үлчәячәкләр
РФ мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзор Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү һәм оештыруга карата таләпләр әзерләгән.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Бердәм дәүләт имтиханын үткәргән вакытта укучыларны зигзагсыман утырту һәм сынау башланганчы температураларын үлчәү күздә тотыла. Россия мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко «Родительский вопрос» программасы эфирында шулай дип белдерде.
РФ мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзор Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү һәм оештыруга карата таләпләр әзерләде, диде Глушко. «Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын оештыру һәм үткәрүгә карата таләпләр әзерләдек. Бала парта артында үзе генә утырачак. Укучыларны зигзагсыман утырту алар арасындагы интервалны мөмкин кадәр арттыру өчен кирәк. Моннан тыш, бу имтихан кабул итү пунктына кергәндә махсус контроль – термометрия, кулларны һәм барлык бүлмәләрне эшкәртү, шулай ук бинадагы һаваны зарарсызландыру да», - диде ул.
Министр урынбасары сүзләренчә, БДИ башка вакытка күчерелмәячәк. «Бу – балаларга тигез шартларда университетларга керергә мөмкинлек бирә торган аттестация элементы һәм без аның эшләвен күрәбез. Әлегә БДИны үткәрү датасы – 8 июнь, ул бары тик эпидемиологик вазгыятькә бәйле», - дип искәртте ул.
Глушко билгеләп үткәнчә, IX сыйныф укучылары тарафыннан Төп дәүләт имтиханын тапшыру турында карар бары тик ике предмет (рус теле һәм математика) буенча гына кабул ителгән. «Без эпидемиологик вазгыять үсешенең төрле вариантларын карыйбыз һәм Төп дәүләт имтиханының вакыты кичектерелүенә дә әзер торабыз. Үзгәрешләр булган очракта, бу хакта хәбәр итәчәкбез», - дип сүзен йомгаклады ул.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда I-VIII сыйныф укучыларының – 23 майда, ә IX-XI сыйныф укучыларының 30 майда укуны дистанцион форматта тәмамларга тиешлеге турында хәбәр иткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз