news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча видеолекцияләр чыкты

Роликларны YouTube та Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт каналында карарга мөмкин булачак.

Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча видеолекцияләр чыкты
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек (Рособрнадзор) хезмәте Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча видеолекцияләр чыгарган. Бу хакта «Российская газета» җиткерә.

Быелгы имтихан биремнәрен эшләүчеләр видеолекцияләрдә имтиханнарга ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләячәкләр һәм төп темалар буенча фикер алышачаклар.

Барлыгы 12 ролик әзерләнгән, аларны февраль буе YouTube та Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт каналында карарга мөмкин булачак.

Идарә тармагыннан җиткерүләренчә, видео материалларда һәр предмет буенча имтихан белән бәйле нечкәлекләр китерелә, әзерлек һәм аерым биремнәрне чишү белән бәйле киңәшләр бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot