Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бердәм дәүләт имтиханы бирә торган фәнне 1 февральгә кадәр сайларга кирәк
Берьюлы биш югары уку йортына документларны бирергә рөхсәт ителә.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 11 сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханы бирә торган фәнне 1 февральгә кадәр сайларга тиеш.
«Яхшы югары уку йортына керү мөмкинлеген арттыру өчен, өч түгел, ә дүрт фәннән Бердәм дәүләт имтиханы сайларга кирәк, чөнки аларны үзгәртү хокукы бирелә. Бер югары уку йортында рус теле, тарих һәм җәмгыять белеме буенча имтихан сорый алалар, ә икенчесендә — шул ук белгечлеккә җәмгыять белеме буенча түгел, ә география буенча балл кирәк булачак», — дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Югары уку йортларына кергәндә быел 2018 елдан 2022 елга кадәрге Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә мөмкин. Берьюлы биш югары уку йортына документларны бирергә рөхсәт ителә, әмма юнәлешләрнең санын һәр университет үзе билгели. Алар уннан артык түгел.
Документларны дистанцион рәвештә, почта аша һәм кабул итү комиссиясенә барып шәхсән бирергә мөмкин.
Кабул итү кагыйдәләре һәм керү сынаулары исемлеге белән сайланган югары уку йорты сайтында танышып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз