Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бердәм дәүләт имтиханы алдан тапшыру этабын әдәбият һәм җәмгыять белеменнән сынау төгәлли
10, 12 һәм 14 апрельдә барлык фәннәрдән имтихан тапшыруның резерв көннәре.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Бүген Бердәм дәүләт имтиханын алдан тапшыруда җәмгыять белеме һәм әдәбияттан сынаун үтә. Россиядә имтиханны җәмгыять белеме буенча 17,5 мең кеше тапшыра. Әлеге фәннән имтихан тапшыру өчен 186 пункт әзерләнгән. Җәмгыять белемендә бирелгән 29 биремне 3 сәгать 55 минутта башкару каралган. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
"Әдәбият буенча сынауны алдан тапшыру өчен 3,2 меңләп кеше гариза биргән, имтихан 139 пунктта үтә" – дип сөйлиләр Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтендә. – Әдәбияттан имтхан эшләрендә 17 бирем бирелгән. Аларны башкарып чыгу өчен 3 сәгать 55 минут каралган".
Имтиханнарда катнашчылар үз нәтиҗәләрен 2017 елның 18 апреленнән дә соңга калмый беләчәк.
Әдәбият һәм җәмгыять белеменнән сынауу – 2017 елда Бердәм дәүләт имтиханын алдан тапшыруда соңгы, йомгаклау имтиханнары. 10, 12 һәм 14 апрельдә барлык фәннәрдән имтихан тапшыруның резерв көннәре.
Җәмгыять белеме – безнең мәктәп укучыларының иң популяр фәне икән, ул юридик һәм икътисад факультетларына керү өчен кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз