news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер яшьлек баланы юлда ташлап калдырган ата-анага карата җинаять эше ачылган

Ир белән хатын талашып, баланы урамда калдырып, һәркайсы үз юлы белән китә.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 25 июль төнлә Казанда Җиһанов урамы буенча юл кырыенда 1,5 яшьлек кыз бала табыла. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсеннән хәбәр итәләр.

Баланың янәшәсендә олылар булмаган, киеме дә урамдагы һава шартларына туры килмәгән. Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 125 маддәсе (гомерне куркыныч астына кую) буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү версиясе буенча кичен кызның әти-әнисе низаглаша, шуннан ана кеше өйдән чыгып китә. Ир, баласын машинага утыртып, хатынын эзләргә чыга. Аны тапкач, баланы машинадан төшереп, ир белән хатын талашуын дәвам итә.

Нәтиҗәдә, ир-ат үз юл белән китә. Ике сәгатьтән телефон аша язышканда, баланы берсе дә алмавы ачыклана. Ә юлдан узып баручы автомобилистлар ашыгыч хезмәткә нәни баланың ялгыз булуын хәбәр итә. Хәзер бу хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Гаилә учетта тормаганлыгы билгеле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100