news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер урында таптануның нәтиҗәсе юк

Бозауларның үлеме күзәтелми...

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Чүпрәле районындагы “Ак Барс“ агрофирмасының Яңа Чокалы филиалында семинар-киңәшмә үтте.

“Семинарга начар әзерләнгәнсез. Яңа терлекчелек биналары төзеп куярга идегез, дип әйтмим, әмма тырышсагыз, тирә-юнегезне бераз тәртипли алган булыр идегез. Эшегезнең нәтиҗәсе начар түгел, ә яңалык күренми, – дип тәнкыйтьләде район башлыгы Александр Шадриков.

Яңа Чокалы авылында эш нәтиҗәләре ярыйсы. Бозауларның үлеме күзәтелми, витаминлы азыклар рационга кертелгән. Сыерларны бозаулату бокслары эшли, таналарны каплату да график нигезендә алып барыла. Иң мөһиме, озак еллар дәвамында бу тармакта хезмәт иткән, үз эшен яхшы белгән кадрлары да бар, дип белдерә “Туган як” басмасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100