Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер урында ике мең кеше җыелган өчен, «Ривьера» аквапаркына штраф салынган
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе аквапаркны Covid-19 авыруына каршы көрәш чараларын үтәүгә тикшергән.
(Казан, 8 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). «Ривьера» аквапаркы коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән кагыйдәләрне үтәмәгән. Ачык террасада берьюлы ике меңгә якын кеше булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Аквапаркның ачык зонасында социаль дистанцияне үтәмәү сәбәпле хокук бозулар ачыкланды. Чыннан да, тикшерү вакытында ял итүчеләр саны ике меңнән артып киткән иде, бу, әлбәттә, ярамый. Ятаклар бик якын урнашкан һәм профилактиканың башка чаралары да үтәлми», — дип билгеләп үтте спикер.
Авдонина аквапаркның ачык территориясендә нибары 600 кеше була алуны әйтте.
Кагыйдә бозу өчен җаваплы затка беркетмә төзелде, штрафның минималь суммасы 50 мең сумны тәшкил итә.
«Җитешсезлекләрне бетерү һәм чаралар үткәрү буенча күрсәтмә бирелде. Ул контрольдә булачак», — дип тәмамлады Авдонина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз