news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Берәү унбер үзбәкстанлыны фатирында законсыз теркәгән

Аларның берсе дә теркәлгән адреслары буенча яшәмәгән

 (Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Тукай районы прокуратурасы Бәтке авылында Үзбәкстан гражданнары исәпләнгән 11 кеше теркәлгән фатирны ачыклады. Быел 26 майдан 9 июньгә кадәр вакытта әлеге фатирның 39 яшьлек хуҗабикәсе бу гражданнарны миграция хезмәте аша теркәргә өлгергән. Шунысы да бар: үзбәкстанлыларның берсе дә теркәлгән адреслары буенча яшәмәгән. Прокуратура фатир хуҗасының Үзбәкстан гражданнарын теркәвен законга туры килми дип тапкан һәм Федераль миграция хезмәтенең район буенча территориаль пунктына әлеге 11 кешене теркәүдән төшерүне сорап судка дәгъва хаты белән мөрәҗәгать иткән, дип гыйбрәт өчен яза районның “Якты юл” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot