Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер улын үтергән, икенчесен яралаган Чаллы хатыны хастаханәдә тоткарланган
Хәзерге вакытта хатын-кызны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә.
(Чаллы, 8 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда бер малаен үтергән, икенчесен каты яралаган хатын-кызны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе палатасында ук тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллыдагы бүлегеннән хәбәр иттеләр.
«Тикшерү комитеты вәкилләре бер баласын – үтерүдә, икенчесен үтерергә омтылуда шикләнелүче 32 яшьлек Альбина Исмәгыйлеваны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе палатасында ук (кичә аңа операция ясадылар) тоткарлады. Хәзерге вакытта хатын-кызны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә», - дип белдерделәр Тикшерү комитетында.
Агентлыкка билгеле булганча, тоткарлаганнан соң Исмәгыйлеваны махсус палатага урнаштырганнар, ул хәзер сак астында.
- «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Чаллыда яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз, иреннән көнләшеп, ике яшьлек улын пычак белән чәнчеп үтергән, җиде яшьлек малаен каты яралаган, шуннан соң үз-үзенә кул салырга уйлаган. Бүген иртән пычак белән яраланган малайны якын көннәрдә Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәчәкләре билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз