Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер төн эчендә Россия төбәкләрендә Украинаның 24 пилотсыз очу аппараты юк ителгән
Һава һөҗүменнән саклану системасы бер төн эчендә Украинаның 24 пилотсыз очу аппаратын юк иткән. Бу хакта бүген РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, Ростов өлкәсе территориясендә – алты, Брянск өлкәсе территориясендә – биш, Белгород өлкәсе территориясендә – дүрт, Рязань өлкәсе территориясендә – өч, Әстерхан өлкәсе территориясендә – бер, Краснодар крае территориясендә биш пилотсыз очу аппараты юк ителгән.
Элегрәк Ростов өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Юрий Слюсарь иртән Таганрог өстендә бәреп төшерелгән Украина Кораллы көчләренең 12 пилотсыз очкычы хакында хәбәр иткән иде. Аның мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр һәм җимерелгән объектлар юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз