news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер төн эчендә Россия төбәкләрендә Украинаның 128 пилотсыз очу аппаратын юк иткәннәр

Россия ПВО көчләре бер төн эчендә Россиянең дүрт төбәге һәм Кара һәм Азов диңгезләре акваторияләре өстендә 128 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшерде һәм юк итте. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

«83 БПЛА Краснодар крае территориясендә, 30 БПЛА — Кырым өстендә, сигез БПЛА — Азов диңгезе акваториясе өстендә, биш БПЛА — Кара диңгез акваториясе өстендә, берешәр БПЛА — Брянск һәм Курск өлкәләре өстендә», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр иткәнчә, ВСУ Кубаньның гражданлык объектларына һөҗүм итәргә тырышып караган, Туапсе һәм Темрюк районындагы йортлар, Анапа астындагы Джигинка авылында хуҗалык корылмалары зыян күргән. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot