news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер төн эчендә Россия төбәкләрендә 37 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергәннәр

Россиянең һава һөҗүменнән саклану системасы узган төндә Украинаның 37 пилотсыз очу аппаратын юк иткән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Курск өлкәсе һәм Краснодар крае территорияләрендә – 12, Брянск өлкәсе территориясендә – 7, Орел өлкәсе территориясендә – 5 һәм Азов диңгезе акваториясендә 1 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергәннәр.

«Пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә Орел өлкәсендә инфраструктура объектында ягулыкка ут капкан. Бәреп төшерелгән пилотсыз очкычларның ватыклары берничә шәхси йортка зыян китергән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк», - дип хәбәр итте губернатор Андрей Клычков. Хәзерге вакытта ягулык инфраструктурасы объектында чыккан янгынны сүндергәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100