Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер тәүлектә Казанның Имәнлек урамында берничә урында җир убылган
Казанның бер районында - Имәнлек урамында соңгы тәүлектә ике урында юл өслеге убылуы теркәлгән.
Беренче җир убылу 1988 елда төзелгән канализация коллекторы өстендә урнашкан парковкада булган. Асфальт иңгән, бик зур чокыр хасил иткән. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Урынны оператив рәвештә койма белән уратып алганнар, «Водоканал» белгечләре авария эшләренә керешкән.
«Әлеге коллектор бик нык тузган һәм предприятиенең инвестицион программасы кысаларында реконструкция планына кертелгән, эшләр быелга планлаштырылган», - диделәр «Водоканал»да.
Икенче көнне иртән шул ук участокта парковкада кабат юл өслеге убылган: җиңел автомобиль өлешчә җир астына төшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз