Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер тәүлектә Казан урамнарыннан 26 мең тоннага якын кар чыгарылган
Соңгы тәүлектә Татарстан башкаласы урамнарыннан 25,8 мең тонна кар чыгарылган – узган көндәгедән 2,7 мең тоннага күбрәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә юлларны чистартуда 625 юл эшчесе һәм 961 берәмлек махсус техника катнашты. Көндез кар җыю эшләренә 517 машина һәм 519 юл эшчесе чыгачак, диләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Бер тәүлектә юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен 187,9 тонна бозлавыкка каршы материал: 70,9 тонна реагент һәм 117 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Кышкы сезон башыннан ТР башкаласы урамнарыннан барлыгы 204,6 мең тонна кар чыгарылган. Шулай ук шәһәрдә 25,7 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган.
Элегрәк шәһәр администрациясендә билгеләп үтүләренчә, проблемалы участоклар турында 236-4-123 (әгәр бу ишегалды булса) һәм 222-7-222 (әгәр бу гомумшәһәр территориясе булса) телефоннары, шулай ук @kznhelpbot Telegram-боты аша хәбәр итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз