news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер тәүлектә Казан урамнарыннан 23 мең тонна кар чыгарганнар

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 23 мең тонна кар чыгарылган. Урам-юл челтәрен карап тоту эшләренә 855 берәмлек махсус техника һәм 622 юл эшчесе җәлеп ителгән. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен 266 тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 162 тонна реагент һәм 104 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Юлларны һәм тротуарларны чистарту дәвам итә. Көндез 383 берәмлек техника һәм 522 эшче җәлеп ителгән.

Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 301,2 мең тонна кар чыгарылган инде. Кулланылган бозлавыкка каршы материалларның гомуми күләме 28,4 мең тоннага җиткән.

Шәһәр хезмәтләре автомобильчеләрдән машина кую кагыйдәләрен үтәүне сорый, чөнки юл буенда калдырылган машиналар кардан чистарту техникасының эшен кыенлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot