news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер тәүлек эчендә нәзарәтнең рус телендәге онлайн-мәдрәсесенә 2000 кеше укырга керде

Бер тәүлек эчендә, 25 гыйнварда мөфтияттә тәүге тапкыр җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәннән соң, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте эшләтеп җибәргән рус телендәге онлайн-мәдрәсәгә 2000 «шәкерт» укырга керде.

Гомумән исә платформага үзенең кызыксынуын 5000 нән артык кеше кереп белдерде. Шушы нисбәттән Диния Нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты рус телендәге онлайн-мәдрәсәдә теркәлү узган барлык дин кардәшләренә үзләренең сәламнәрен юллый һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан аларга тел һәм зиһен ачкычларын бирүен тели, дип хәбәр итә нәзарәт матбугат хезмәте.

Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar мәгариф платформасында, шулай ук iOS һәм Android нигезендә смартфоннар өчен эшләнгән бушлай мобиль кушымтада эшли. Кушымта «Онлайн-медресе» дип атала. Аны бушлай Play Маркет һәм App Store-да йөкләп алырга мөмкин. Онлайн-мәдрәсәсендәге дәресләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм Интернет челтәренә тоташтырылган теләсә кайсы җайланмадан (компьютер, планшет, смартфон һ.б.) өйрәнергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100