news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер тәүлектә Түбән Камада 24 юл-транспорт һәлакәте булган

Дәүләт автоинспекторлары һәлакәтләр саны артуны машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгына бәйле, дип саный

(Түбән Кама, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада юл-транспорт һәлакәте саны арта. Агымдагы атнаның дүшәмбесендә һәлакәтләр саны аеруча күп булган. Ул көнне шәһәр һәм район юлларында 50 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Соңгы арада Түбән Камада тәүлек саен уртача 25–30 бик җитди булмаган һәлакәт була. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтләре артуның сәбәбе һава шартлары һәм автомагистральләрнең торышы белән бәйле түгел. Статистика күрсәткәнчә, машина йөртүчеләрнең җавапсызлыгы, ягъни юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәве төп сәбәп булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot