Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер тәүлектә Әлмәттә яшәүче биш кешене алдаганнар
Аферистлар барлыгы 430 мең сум күләмендә акча үзләштергән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Әлмәт, 21 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бер тәүлектә Әлмәт полиция бүлегенә бер банкның биш клиенты мөрәҗәгать иткән. Бу турыда "Әлмәт таңнары" газетасы хәбәр итә.
Алар барысы да мошенниклар корбаны булган. Шалтыратучылар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштырып, акчаларын саклап калу өчен клиентларга акчаларны башка счетка күчерергә тәкъдим иткән. Аферистлар барлыгы 430 мең сум күләмендә акча үзләштергән.
"Банк белгечләре беркайчан да телефон аша клиент картасының номерын, кодын, гамәлдә булу вакытын һәм пин-кодны сорамый. Әгәр карта мәсьәләсендә сорауларыгыз туган очракта, кичекмәстән банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итегез”, - дип кисәтә Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз