news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер тәүлектә Казан урамнарыннан 6,4 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Бүген план буенча шәһәр юлларында 514 эшче һәм 291 махсус техника эшли

 (Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 6,4 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе порталы.
Бер тәүлектә шәһәр юлларында 256 тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптә 3 тонна реагент һәм 253 тонна ком-тоз катнашмасы.
Бүген план буенча шәһәр юлларында 514 эшче һәм 291 махсус техника эшли.
Кыш чоры башыннан алып юл хезмәткәрләре шәһәр урамнарыннан 402 мең тонна кар түккән.

news_right_1
news_right_2
news_bot