news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер сыер хуҗалыкка елына 60000 сумнан артык табыш китерә

Чүпрәле районында чираттагы семинар-киңәшмә булып узды

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Чүпрәле муниципаль районындагы чираттагы семинар-киңәшмә “Азык-Чүпрәле” агрофирмасының Дементьево филиалында булды. Районның терлекләрне ясалма орлыкландыру станциясе начальнигы Закирҗан Буркеев сүз алып, бу филиалда, һәм гомумән район буенча көтүне яңарту буенча эшнең ничек торышы турында сөйләде.
– Городище, Низамов кебек хуҗалыкларда таналарны каплатуның барышы бернинди графикка да сыешмый, - диде ул, - мул сөт аласың килсә, сыердан бозау да алырга тырышырга кирәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов гади саннар белән генә бер сыерның хуҗалык икътисадына никадәрле табыш китерүен санап күрсәтте. Районда җитештерелгән уртача сөт күрсәткеченнән чыгып санаганда да бер сыер хуҗалыкка елына 60000 сумнан артык табыш китерә икән.
Мул сөт җитештерәсең килсә, тана-сыер буласы мал-туарны “бишектән” үк тәрбияләргә кирәклеге бу семинарда да ассызыкланды. Бозауларга сөтнең витаминнарга баетылып бирелүе, ясалма сөт эчерту кирәклегенә басым ясалды.
Семинарда шулай ук терлекчеләр хезмәтен стимуллаштыру, аларга хезмәт итү өчен уңайлы шартлар тудыру турында да сүз барды, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot