news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер саплам вакыт калды - "Ватаным Татарстан" газетасы

Бүген татарны милли идеологиянең булмавы тарката.

(Казан, 31 май, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Фәния Хуҗахмәт). Төгәл елын хәтерләмим, сигез-тугыз ел гына бардыр. Мәскәүдә яшәүче танылган татар язучысы “Азатлык” радиосыннан сөйләгәнен тыңладым. Бүгенгедәй хәтерлим, чөнки аның сүзләре ул чакта бик тә күңелемә тигән иде. Курыкмый да, оялмый да, авыз тутырып: “Тиздән, бер ун елдан Татарстанны бе­те­рәчәкләр”, – ди.

Әйткән сүзен дәлилли-дәлилли кабатлый: “Мәскәүнең Кремль кеше­лә­ре белән аралашып яшим, шулардан белештем”, – ди. Бу фикер аның үзенә дә ошый бугай, тавышында тантана чагыла. Татар халык мә­кале искә төшә. “Кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да, сөйләмә”, – диләр бит бездә. Ул сөйләде дә онытты, минем генә ачу килеп калды. Җавап та язасы, ә син үзең ун елдан соң нишләрсең, үзең кая ба­рырсың, синең китапларың кемгә кирәк булыр, кем укыр, дип әйтәсе килгән иде дә соң. Язмадым, онытасым килде. Вакыт шундый тиз үтеп кит­кән һәм менә, ниһаять, ул көн килде. Ул әйткән фаразга ун ел булырга күп калмады. Хә­ер, без барыбыз да ул көннең киләчәген белә идек. Ышанмаган булдык, кеше ышанырлык хәлләрмени?! Вакыт-ва­кыт без шундый беркатлыга әйләнеп калабыз. Әнә берәү үз-үзен тынычландыра, урыс­­ның яртысында татар каны ага, алар бетми, димәк, урыс канында татар яшәячәк, ди. Яшәүмени бу?

Соңгы арада бетү процессы зур тизлек белән бара. Яңа көн туган саен борчулы хәбәр килеп ирешә. Мәскәү вәкаләт­ләрне бүлешергә те­ләмәде, мәктәпләрдә татар теле укыттырмаячак, татар сәнгать әһел­­ләрен үзәк те­леви­де­ние­гә якын да җибәр­миләр. Ә күңелдә ниндидер өмет-ышаныч бар анысы. Әм­ма төрле яклап ишелергә генә торабыз. Бер ягын аз гына терәп тора башласаң, икен­че яктан бүлтәя дә килеп чыга.

Татар теле бетәр, дигән сүзләрне Татарстанны, татар халкын бетерү дип тә укырга кирәк. Бу бүген генә килеп чыккан борчылу түгел. Әнә шул Мәскәүдә гомер итүче татар язучысы күптән әйткән эш һәм ул соңгы елларда зур әйләнеш алып, көннән-көн көчәя бара. Чөнки Мәскәү­нең 2025 елда Рәсәйдә бер тел, бер дин, бер милләт калырга тиеш, дигән стратегик пла­нының үтәлеш чоры көннән-көн кыскара бара. Аның буенча, Мәскәүдә зур институтлар, институтларда аерым тармаклар эшли. Эшлиләр һәм көннән-көн усалрак һәм мәкерлерәк, астыртын, хәй­лә­кәррәк. Аз гына фикер йөрткән, сизгерлеге булган кешегә, ул язучы әйтмәсә дә, бу хәл аңлашы­лыр иде. Ул бит әле “Азатлык” радиосына чыгып шул фикерне эфирга яңгыратырга көч тапкан. Бездә бит хәзер шулай, бер-беребезне ишет­мәскә тырышу көчле. Ишетә­без икән, әйткән фикерне түгел, язган кешене тикшерә­без, аны каһәрлибез. Татарча интернет каналлар моның иң ямьсез үрнәген күрсәтә. Бу да – үзара бетерешүнең бер пычрак ысулы. Иң гаҗәбе – бетерү шулкадәр оста алып барыла, белми дә, сизми дә каласың. Һәм бу эш татарның үз кулы белән алып барыла. Бүген ул маймыл хәлендә, үзе утырган ботагын үзе үк чабып төшерә. Эчтән таркату, эчтән җимерү бара. Җимерү ул бүген татар иң күп йөри торган театрга да, мәчетләргә дә килеп керә башлады. Әйтик, Гаяз Исхакыйның төр­ле әсәрләреннән иң хәтәр урыннарыннан чүпләп оештырылган “Тормышмы бу?” спектакле шуның бер чагылышы, үз-үзеңне мәсхәрә итү алымы, дип беләм. Мәскәүдә укып йөргән, андагы укы­ту­чыларының җимерү омтылышы белән коралланган яшь, гаҗәп дәрәҗәдә талантлы, энергиясе ташып торган ГИТИС шәкерте Айдар Җаб­баров сокландырды да, уйландырды да. Әмма безгә мондый әсәрләр кирәкми, милли рухы, милли идеясе булмаган сәнгать әсәрләре була алмый. Бу спектакльдә төп рольне уйнаган Искән­дәр Хәйруллин, өч сәгать буена сәхнәдән кермәде. Шунда мин әле безнең татар театры озак, бик озак яшәр, дип уйладым. Һичшиксез, Искәндәр Гаяз Исхакыйның үзен уйнар, язучыга да, үзенә дә мәңге онытылмас образ тудырыр. Ркаил Зәйдулла пьеса яза дип ишеткән идем. Ә бит милләт горурлыгы булган Мөхлисә Буби (ул дөньяда бердәнбер казыя) турындагы “Үлеп яратты” әсәре бик шәп иде, бик шәп уйналды да. Шә­хес­ләребез турында театрларда уйнар чак җитте. Мил­ли горурлыкны уята торган, татар булганыңа сөен­де­рә, килә­чәккә өмет уята торганы ки­рәк.

Бүген татарны милли идеологиянең булмавы тарката. Мисаллар кирәкме? Татар китабының язмышы шу­ның бер чагылышы түгелме? Казан уртасындагы ниндидер бер хуҗага аренда түләп торган, элекке Татарстан нәшрият директоры Бауман урамы, 28 йортта ачкан татар китап кибетен дә ябалар. Бу яңа директор кулы белән эшләнә. Тәгәри-тәгәри аска төшеп, баскыч басмаларына тотынып, үрмәли-үрмәли мен­сә дә, бу инде, барына шөкер итәргә өйрәнгән татар халкының яраткан урынына әйләнеп өлгерде. Сатучылары әйбәт, айга бер-ике мәртәбә язучылар, яңа чыккан китаплар белән таныштырулар булып тора. Казанда татар китап кибете юк дигәндә, әнә бар бит дияргә дә мөмкин. Татар театрында да китап сата торган почмакта бик тә ачык күңелле китап ярата торган, матур итеп сөйләп аңлата белгән Рәфилә ханым эшли иде. Аның эш сәгате кичке алтыда башланып төнге унда тәмамлана иде. Бервакыт: “Әй, тырышып та карыйсың”, – дигән идем. “Сатып алмасалар да, нинди китаплар чыкканын белеп торсыннар, күреп калсыннар”, – дигән иде. Дөресе шул бит, бу китаплы почмакта һәрвакыт халык булыр иде.

Бервакыт фермерлар, биз­несменнар каршында чы­гыш ясап, Талия Миңнул­лина: “Татарлар акыллы, хәйләкәр, эшлекле булырга тиеш”, – дигән иде. Кая китте соң татарның бу сыйфатлары?

Бүген менә Татарстан китап нәшриятында байтак кешене эштән кыскарталар, шул исәптән мин сөйләгән мактаулы сатучыларны да. Бу бит инде – нәшриятны бетерүгә зур бер адым дигән сүз. Әгәр аның теле икенче сортлыга әйләндерелгән, татар телен мәктәпләрдән кысрыклыйлар, балалар бакчаларында өйрәтмиләр икән, нәрсәгә аңа татар китаплары, китап баса торган нәшрият.

Мариларның китап нәш­риятлары юк бит әле, бик яхшы яшиләр. Аларның нәш­риятларын 20 ел элек яптылар. Безнең сәясәтчелә­ре­без­нең 27 ел элек ачлык игълан итүе генә ябылуларны тоткарлап торды. Мәктәплә­ре дә, китаплары да юк. Өчме, дүрт­ме язучылары булып, алар­ның китапларын Финлян­диядә басалар. Чукча турындагы әй­тем дә шул елларда чыккандыр. “Однако, чукча – не читатель, чукча – писатель”. Бү­генге татар язучылары белән дә шул хәл кабатланмасмы? Миңа калса, беренче сүзне язучылар әйтер­гә, халыкны үз артларыннан ияртергә, китап яраттырырга тиеш. Сүз күп ул, фикер юк. Һәр әйтелгән, сөйләнгән сүз фикер була алмый. Татарстан Язучылар бер­леге рәисе Данил Салихов: “Язучының коралы – кә­газь, каләм һәм китап. Ул шуның белән тәрбия­ләргә тиеш. Әхлакый яктан да, яшәеш­нең матурлыгын, кимчелеген күрүе белән дә. Ул халыкны китапларында тәрби­яләргә тиеш. Әгәр без урамнарга чыгып чабып йөрсәк, кем әсәр­ләр язар?” – дигән фикер ыргыта.

Сүзен сүзгә, җөмләсен җөмләгә тәфсирләп сүтеп җыясы килә дә соң, унбиш-уналты көн ураза тотканнан соң сабырланып каласың. Беркемгә дә каты кагыласы, хәтерен калдырасы килми.

Хәер, динебездә артык сабырлык та хупланмый, дө­ресен әйтми калган кеше дә телсез ишәккә тиңләш­те­ре­лә. Дөньяда дөресен әйтүче бетсә, афәт куба, дигәне дә бар. Бер яңагыңа суксалар, икенче яңагыңны куярга да өйрәтми безнең динебез. Дөрес, андый диннәр дә бар. Ә бездә адәм балалары һәр яктан тигез хокуклы, бер-бе­реңне хөрмәт итәргә өйрәтә. Ә безгә тиеш хөрмәт кайда соң? Язучылар башлыгы: “Әгәр без урамнарга чыгып чабып йөрсәк, кем әсәр язар?” – ди.

Чыгарсың, энем, чыгар­сың, ул көннәр килеп җитә инде. Ун ел калмады. Чыгар­сың да, ары чабарсың, та­вы­шың булса, кычкырырсың, ялы­ныр­сың, ялварырсың, чакы­рыр­сың, беркем ишетмәс, яныңа килмәс, танымас. Шул чагында нишләрсең, язган әсәрләреңне ни эшләтерсең? Бер саплам җеп буе вакыт бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100