Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер могҗиза булган аның өчен...
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында җиңү яулаган катнашучыларның эшләрен тәкъдим итә. Әдәби бәйге Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее тарафыннан оештырыла. Әлеге эшләр беренче тапкыр матбугатта тәкъдим ителә.
Кара савыты
Казан үзәгендә Тукай музее,
Тукай рухы кала күгендә.
Ул бүген дә үзенә дәшә сыман,
Тукай яши безнең күңелдә.
Әкрен генә музей ишеген ачам,
Кыяр-кыймас үтәм түренә.
Әйтерсең лә, Тукай каршы ала
Әйди кебек тормыш үренә.
Музей бүлмәсендә һәрбер нәрсә
Хәтерләтә кебек Тукайны.
Юл кәрҗине, сөлге, түбәтәе
Әйтә кебек: без бит Тукайлы!
Кара савыты тора күпне күргән
Шагыйрь җаны аны үз иткән.
Шигырьләрнең агын, караларын
Иләп чыгарган ул иләктән.
Петербурдан алып кайткан Тукай
Татар балалары бүләген.
Бер могҗиза булган аның өчен,
Шигырьләрнең язган үрнәген.
Бүләк капкачында ике символ –
Горур эт һәм дә эшләпә.
Ерак гасырлардан аһәң булып,
Шагыйрь үзе безгә эндәшә.
Эте, гүя тугры дусты кебек,
Дошманнардан яклый шагыйрьне,
Эшләпәсе җил-яңгырдан саклый,
Күз карасы кебек шигырьне.
Кара савыты әгәр телгә килсә,
Ачар кебек серен шагыйрьнең.
Туган теле сибелә моңнар булып,
Гимны булып татар иленең.
Бәлки, салынгандыр бу савытка
Буяуларның зәңгәр төслесе.
Биек күккә зәңгәр болыт булып,
Сибелгәндер шигырь өлгесе.
Яшел кара-яшәү төсе диеп,
Салынгандыр шушы савытка,
Шигырьләре өмет хисе биреп,
Яши бүген барча халыкка.
Кара төсе белән аклык өстәп,
Татар дөньясын ул пакьләде.
Онытмады халкым үз Тукаен
Хәтерендә мәңге саклады.

Саба районы, Тимершык авылыннан Хантимирова Алисә Айдар кызы, 2025 ел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз