news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер мең сум штрафын түләмәгән өчен Буада яшәүче кулга алынган

Аңа штраф иминлек каешын эләктермәгән өчен салынган булган.

(Буа, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада яшәүче 1976 елгы ир-ат иминлек каешын эләктермәгән өчен салынган бер мең сум штрафын озак түләмәгән. Ул суд карары буенча биш тәүлеккә кулга алынган. Бу турыда район ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итә, дип яза район басмасы.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе әлеге күңелсез хәлләр булмасын өчен барлык штрафларны вакытында түләргә киңәш итә. Ә иң яхшысы юл йөрү кагыйдәләрен бозмау, бу очракта үз гомерегезне дә, башкаларныкын да саклыйсыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100