Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер мандатлы округлар буенча сайлауның башлангыч йомгакларын игълан иттеләр
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның бермандатлы сайлау округларында тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләрен игълан итте.
31 нче номерлы Идел буе бермандатлы сайлау округында иң күп тавышны Илья Вольфсон – 67,5 процент җыйды, ә 32 нче номерлы Мәскәү округында – 51,77 процент тавыш белән Руслан Йосыпов, 33 нче номерлы Түбән Кама округында – 69,20 процент тавыш белән Олег Морозов алдынгылыкта бара.
34 нче номерлы Чаллы сайлау округында 76,74 процент тавыш белән Әлфия Когогина, 35 нче номерлы Әлмәт округында – Марсель Шәйдуллин (64,31 процент), 36 нче номерлы Үзәк округта – Марат Нуриев (59,92 процент) беренчелектә бара.
50 нче номерлы Биектау бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауда тавыш бирүчеләр саны 88,14 процент тәшкил итте. Якынча мәгълүматлар буенча, иң күп тавышны Фәрит Габделганиев (64,90 процент) җыйды.
Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлау нәтиҗәләрен ясау дәвам итә, дип хәбәр итте Андрей Кондратьев.
Тавыш бирү 18-20 сентябрь көннәрендә узды. Республика халкы РФ Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын, шулай ук 50 нче номерлы Биектау бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлады.
Татарстанда федераль сайлау округы буенча 10 сәяси партиядән 80 кандидат тәкъдим ителде. Тагын алты партиядән 32 кандидат алты бермандатлы сайлау округы буенча сайлауда катнашты.
50 номерлы Биектау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауда өч кандидат катнашты. Муниципаль сайлаулар кысаларында 202 депутат мандаты алыштырылды, аларга 557 кандидат дәгъва кылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз