news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер кызны Әлмәткә 10 мең сумга сатып җибәргәннәр

Бер төркем егеткә карата җинаять эше кузгатылган

 (Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Күңел ачу үзәгенә килгән 32 яшьлек хатын-кызны егетләр урлап китә һәм 10 мең сумга җенси коллыкка сата.

Хәзер Татарстаннан дүрт егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хәл узган җәйдә Чаллыда була. 32 яшьлек кыз бер егет белән талаша. Шуннан ул йөргән егете белән такси алып күңел ачу үзәгеннән китә. Талашкан егет үзенең дуслары белән алар артыннан китә. Кызның полиция үзәгенә юл алуын күргәч, аны урлап китәргә план коралар. Йөргән егете полиция бүлегенә кереп киткәч, кызны машинадан өстерәп чыгарып урлап китәләр. Мыскыл итеп, аны кыйныйлар. Аннан 114 мең 800 сумга алтыннарын, телефонын һәм акчасын урлыйлар. Әлмәткә килеп аны бер сутенерга 10 мең сумга җенси коллыкка саталар. Кыз берничә көн үткәч кенә туганнарына кайдалыгын хәбәр итә ала, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot