Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер кукмаралы дустының телефонын урлаган
Суд аңа 80 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза биргән.
(Кукмара, 1 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Прокуратура 37 яшьлек кукмаралыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыккан. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.
Суд аны гражданинга шактый зыян китереп урлау маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан. Судта ачыкланганча, ул исерек хәлдә дусты фатирында булган чакта аның 8 мең сумлык кәрәзле телефонын урлаган.
Гаепләнүче үзенең "кыңгыр эше"н тулысынча таныган, зыянны каплаган. Суд аңа 80 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем карары үз көченә кермәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз