news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда 246 кешедә коронавирус авыруы ачыкланган

Бу атнада Татарстанда ковид очракларының тәүлеклек артуы өч йөздән артмый һәм кими бара. Соңгы тәүлектә инфекцияне 246 кеше йоктырган. Стопкоронавирус.рф порталында шул хакта хәбәр ителә.

Республиканың 43 кешесен хастаханәдә дәвалау кирәк булган, 482 авыручы сәламәтләнгән. Пандемия башланганнан бирле төбәктә барлыгы 184 292 авыру очрагы теркәлгән. Коронавируска каршы тулы вакцинацияне 2 482 548 кеше узган.

Шуның белән бергә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бер көн элек Сovid-19 очраклары буенча статистиканың начараюы яңа пандемия дулкыны турында аңлатуын белдерде. Европада күрсәткечләрнең артуы күзәтелә, ул яңа инфекция дулкыны башлануын күрсәтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot