Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бер көнлек мәктәп»кә гаризалар кабул итү дәвам итә
«Бер көнлек мәктәп» проекты намаз уку һәм ислам дине нигезләрен 5 дәрестә: атнасына бер көндә тиз һәм нәтиҗәле итеп үзләштерергә мөмкинлек бирә.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). “Бер көнлек мәктәп»кә Гаризалар кабул итү 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче дәрес 2 март көнне Казанның Галиев мәчетендә узачак. Аларга 14 яшь тулган теләге булган һәркем йөри ала. Дәресләр шимбә көнне иртәнге тугыздан көндезге икегә кадәр Казанның Галиев мәчетендә узачак.
"Тыңлаучылар кабул итү игъланы бирелгәннән соң Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә проектта катнашу өчен 30 кеше язылды", - диелгән хәбәрдә.
«Бер көнлек мәктәп» проекты намаз уку һәм ислам дине нигезләрен 5 дәрестә: атнасына бер көндә тиз һәм нәтиҗәле итеп үзләштерергә мөмкинлек бирә. Ул 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус төзелгән.
Интенсив курслар программасы югары темпта һәм алдан билгеләнгән кыска вакыт аралыгында дәресләр бирүне күздә тота. Моннан тыш, үзләштерелгән белемнәр практика белән ныгытылачак, чөнки дәресләр мәчеттә уза.
Оештыручылар сүзләренә караганда, быелгы сезонда остаз-волонтерларның санын арттыру ниятләнә. Бу һәрбер катнашучыга ярдәм итәчәк һәм намаз уку рәвешләрен гамәлдә күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз