news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Бер көнлек” фирмаларны булдырмас өчен, федераль законга үзгәрешләр кертү таләп ителә
Законга кертелә торган үзгәрешләр нигезендә, оешмаларның дәүләт тарафыннан теркәлү вакыты 15 эш көненә кадәр озайтыла
Скопировать ссылку
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Бердәм Россия” партиясенең ТР Дәүләт Советындагы фракциясе карамагындагы Эксперт советы чираттагы утырышын уздырды. Утырышны совет башлыгы, депутат Марат Хәйруллин алып барды. Көн тәртибенә республика парламенты тарафыннан, кече һәм урта бизнес өлкәсендәге “бер көнлек” фирмалар белән көрәш максатыннан, федераль законнарга төзәтмәләр кертү өчен, РФ Дәүләт Думасына юлланган закон инициативасы чыгарылган иде.
Аерым алганда, утырышта катнашучылар “Юридик затлар һәм индивидуаль эшкуарларның дәүләт тарафыннан теркәү турында” федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын “Җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләр турында” федераль законның 14 статьясына һәм “Акционер җәмгыятьләр турында” федераль законның 26 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын карап фикер алышты. Әлеге документ парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты тарафыннан әзерләнгән.
Закон инициативасын эшләүчеләр, ябылган оешмаларның хисап счетларын куллануны булдырмас өчен, оешмалар үз эшчәнлекләрен бөтенләй туктаткан очракта тапшырыла торган документлар исәбенә банк тарафыннан хисап счетын ябу турындагы документны да кертергә тәкъдим итә. Закон проектында шулай ук оешманы төзегәндә, үзгәртеп корганда кирәк булган документларның төрләре күрсәтелә.
Законга кертелә торган үзгәрешләр нигезендә, оешмаларның дәүләт тарафыннан теркәлү вакыты 15 эш көненә кадәр озайтыла. Моннан тыш, теркәү органына юридик затның торган урыны күрсәтелгән документ та китерергә кирәк булачак. Адресы үзгәргән очракта, яңа документлар таләп ителә.
Бүген фикер алышу вакытында фирмаларны теркәгәндә аларның устав капиталын 10 тапкыр арттыру зарурлыгы бәхәсләр уятты. Хәзерге вакытта устав капиталы - 10 мең сум. Әгәр законга карата тәкъдим ителгән төзәтмәләр кабул ителсә, ул 100 мең сум да булырга мөмкин. Татарстан Республикасының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитеты рәисе урынбасары Наталья Таркаева фикеренчә, бу гамәл оешмаларның эшен катлауландырачак.
Фикер алышулар ахырында закон инициативасын РФ Дәүләт Думасына нуленче укылышта карау өчен юлларга булдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot