news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер көн ял иткәннән соң, Мавританиядә "Africa Eco Race-2015" раллиеның алтынчы этабы башлана

Биш этап нәтиҗәләре буенча "КАМАЗ-мастер" командасы зачет лидерлары арасында: Антон Шибалов экипажы - беренче, Сергей Куприяновныкы - өченче

(Чаллы, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, бер көн ял иткәннән соң, Мавританиядә "Africa Eco Race-2015" раллиеның алтынчы этабы башлана.

Искәртеп узабыз: башка кыйтгада тагын бер халыкара ралли - "Дакар" да уза. Бүген анда икенче этап башлана, анда "КАМАЗ-Мастер" командасының 4 экипажы катнаша.

Биш этап нәтиҗәләре буенча "КАМАЗ-мастер" командасы зачет лидерлары арасында: Антон Шибалов экипажы йөк машиналары классында - беренче, Сергей Куприянов экипажы - өченче.

Раллиның биш этабында "Africa Eco Race-2015"да катнашучылар Марокко территориясендә 3000 чакрым диярлек юл узган. Йөк машиналары классында иң көчлесе саналган "КАМАЗ-Мастер" командасы гомуми зачетта әйдәп баручы позицияләрне били алган.

Алда катнашучыларны кайнар көрәшнең икенче атнасы һәм Мавританиядә 7 этап көтә, алар 11 гыйнварда Дакарда Ал күл буенда тәмамлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100