Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бер көн эчендә Мәскәүдән 160 меңләп кеше эвакуацияләнгән
Шартлаткыч куелу турындагы аноним шалтыратулар сериясеннән соң җомга көнне Мәскәүдән 260 объектта эвакуация эшләре алып барылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Шартлаткыч куелу турындагы аноним шалтыратулар сериясеннән соң җомга көнне Мәскәүдән 260 объекттан 160 меңләп кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.
Чыганак хәбәренә сылтама белән "Интерфакс" шартлаткыч куелу турындагы хәбәрләрнең полициягә 11.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр килеп торуын җиткерә. Эвакуация башкаланың 260 объектында башкарылган.
Җомга көнне хокук саклау органнары хезмәткәрләре шартлаткыч җайланмаларны 50 дәүләт учреждениесеннән, 70ләп мәктәптән, 40лап сәүдә-күңел ачу үзәкләреннән, Мәскәүнең барлык вокзалларыннан, кеше күп җыелучы 60лап урыннан, 15ләп хастаханәдән эзләгән. Алдагысы кебек үк, бер генә хәбәр дә расланмаган.
Искәртеп үтик, Россиядә аноним террорчылык дулкыны 11 сентябрьдә башланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз