news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер көн эчендә Казанда юл-транспорт һәлакәтендә ике бала зыян күргән

Бер авария иртән Әхтәмов урамында, икенчесе кичтән Җиңү Проспектында була.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә республика башкаласында ике авария булган. Аларның икесендә дә балалар зыян күргән.

Беренче юл-транспорт һәлакәте иртән Әхтәмов урамында булды. «Лада Ларгус» шоферы Renault автомобиле белән бәрелешә. Авариядә чит ил машинасының 11 яшьлек пассажиры зыян күрә.

Икенче авария кичке җидедә була.

«Җиңү проспекты буенча 93 номерлы йорт каршында Volkswagen машина йөртүчесе KIA автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә KIA автомобилендә булган 4 яшьлек пассажир зыян күргән», — дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге өлкән инспекторы Эльмира Әхмәтшина.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100