Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер көн эчендә Казанда ике бала машина астына эләккән
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ике юл-транспорт һәлакәтендә дә машина йөртүчеләр гаепле.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Бер көн эчендә Казанда ике бала автомобиль көпчәкләре астында имгәнгән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясе хәбәр итә.
Беренче юл-транспорт һәлакәте кичә 11.35 сәгатьтә Казанның Камалеев урамында булган.
«Рено Аркана» йөртүче 37 яшьлек хатын-кыз «зебра»да 7 яшьлек малайны бәрдерә.
Нәтиҗәдә, бала уң кулын имгәтә.
Шул ук көнне кичке дүрттә Бигичев урамында «Киа Рио» машинасын йөртүче 21 яшьлек егет ишегалдыннан чыгып барганда, куркынычсыз тизлек сайламау аркасында, 9 яшьлек малайны бәрдерә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә баланың башы бәрелә, шулай ук аның аркасы һәм куллары яралана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз