news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер генә югары һәм урта уку йорты да игътибардан читтә калмас – Путин

“Россиянең белем бирү системасына тулаем игътибар бирәчәкбез”, - дип ышандырды Илбашы.

Бер генә югары һәм урта уку йорты да игътибардан читтә калмас – Путин
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бары тик федераль университетлар гына игътибар үзәгендә булып, югары һәм урта уку йортлары перифериядә калмаячак, дип ышандырды бүген Россия Президенты Владимир Путин Казан федераль университетында узган телекүпердә.

“Россиядә тулаем белем бирү системасына игътибар биреләчәк, шул очракта гына кирәкле нәтиҗәгә ирешеп була. Бу – университет фәне үсеше һәм ил өчен кирәкле кадрлар әзерләү. Федераль университетлардан тыш, безнең әле тикшеренү университетлары челтәре бар. Башка югары һәм урта уку йортлары да перифериядә калмаячак . Федераль университетлар, тикшеренү университетлары системасын булдырганда, ничектер үсеш алу, нәрсәгдер омтылу кирәклегеннән чыгып эш иттек”, - диде Илбашы.

Путин фикеренчә, үсеш нокталары күренә башлауга, башка учреждениеләр дә шуңа якынаерга тырыша. Бу бөтен өлкәләрдә дә шулай, ди ул.

“Федераль университетларда, тикшеренү институтларында укымаган студентларны ышандырасым килә: беркем онытылмаячак. Без Россиядә белем бирү системасының ун федераль университет һәм тикшеренү университетлары белән генә чикләнмәвен яхшы аңлыйбыз”, - диде Россия Президенты.

Телекүпер барышында илдәге федераль университет вәкилләре Россия Президенты Путинга үз шәһәрләрендә студентларны эшкә урнаштыру, белемнәрен тирәнәйтү өлкәсендә тәҗрибәләре турында сөйләделәр. Кайберләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100