news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер генә федераль каналда булса да мөселманнар турында тапшыру булырга тиеш – Илшат Сәетов

Ул, шулай ук, сорау-җавап функциясен кертүне тәкъдим итте.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов федераль каналларда мөселманнар турында тапшыру кирәк, дигән фикердә. Бу хакта ул “ММЧ-онлайн: социаль челтәрләрдә экстремизм профилактикасы” темасына халыкара фәнни-гамәли конференциясендә белдергән иде. Әлеге конференция Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең "KAZANSUMMIT 2017" IX Халыкара икътисади саммиты кысаларында узган иде.

“Дини бәйрәмнәрдән кала, без федераль каналларда мөселманнарның көндәлек тормышын күрмибез дә. Бер генә федераль каналда булса да мөселманнар турында тапшыру булырга тиеш”, - дип Илшат Сәетов моны резолюциягә кертергә тәкъдим итте.

Илшат Сәетов тәкъдимнәренең тагын берсе – сорау-җавап функциясен кертү. “HalalGuide” челтәре мөселманнарның сорауларына имам җавабы функциясен кертеп җибәрде. Минемчә, сорау-җавапны бар җирдә кертеп карарга кирәктер, шул исәптән зур массакүләм мәгълүмат чараларында”, - дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot