Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бер гасырлык тарихы булган Зәй районы Яңа Мәлемдә кече авыл көне булды

Зәй районы Яңа Мәлемдә кече авыл көне узды. Көзге эшләр белән мәшгуль булган халыкы ял иттерергә дип авылга район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре, «Сөмбелә» вокаль ансамбле килде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Бәйрәмгә килүчеләр сорау-җавап уенында бик теләп катнашты. Халык һәм эстрада җырларыннан торган концерт программасы өлкән яшьтәге абый-апалар күңеленә хуш килде.
«Безнең район егетләре дә махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеге сагында тора. Яңа Мәлемнән дә Расиха апаның улы Ватаныбыз иминлеген сакларга китте. Балаларын, газиз кешеләрен хәрби хезмәткә озаткан аналарның йөрәге ничек телгәләнгәнен һәр кеше күңеле белән аңлый. Расиха апага ныклы сабырлык, улының исән-сау кайтуын теләп, махсус җыр башкарылды.
Югары Мәлемнән Вәзир Хәмидуллин белән Халисә Крмачева хәрбиләргә Иске Зәйдә маскировкалау челтәре үрүчеләргә ярдәм итү йөзеннән акчалата ярдәмнәрен җибәрде», - ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.
Чарада шулай ук террорчылыкка каршы көрәш айлыгы уңаеннан сөйләшү булды, белешмәлекләр таратылды. Бәйрәм ахырында җырлап-биеп тә алдылар. Авыл активистлары Әхмәдулла абый, Нәҗибә апа, Флер абый автоклуб артистларын икенче елга да килегез дип чакырып калды, чөнки бер гасырлык тарихы булган бу авыл 2024 елда 100 еллык юбилеен уздырырга җыена.
Фотолар район мәдәният йортыннан.
Тулырак:
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз