news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер фестивальгә катнашып, икенче фестивальләргә чакыру алабыз – Әлмәт театры

Әлмәт татар дәүләт драма театры ХV Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивалендә катнаша.

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт татар дәүләт драма театры ХV Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивалендә катнаша, дип хәбәр итә театрның әдәби бүлек мөдире Ләйләгөл Минаева.

Белешмә өчен: Россиянең кече шәһәрләре фестивале быел 26 майдан 1 июньгә кадәр Тубыл шәhәрендә уза. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән унбиш театр коллективы катнаша. Фестивальне Дәүләт милләтләр театры сәнгать җитәкчесе Евгений Миронов ачып җибәргән.

Әлмәт театры фестивальдә казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча Уфа режиссеры Эдуард Шахов куелышында «Кибет» спектакле белән катнашкан. Театр коллективы П.П.Ершов исемендәге дәүләт драма театры сәхнәсендә чыгыш ясаган. Рольләрдә – Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина.

Әлмәт театрының фестивальгә тәкъдим ителгән “Кибет” спектакле ике актрисаның уеныннан тора. Кибет хуҗасы Зияш һәм шул кибеттә эшләүче Карлыгач вакыйгаларның үз версиясен сөйли. Пьеса бүгенге көндәге коллык турында. Чит күзләрдән яшерелгән дөньяда Карлыгачны гадәти яшәү рәвешеннән генә түгел, хәтта исеменнән мәхрүм итәләр. Әмма көчле рухлы hәм гаделлеккә ышанган кыз көрәшергә көч таба...

Ләйләгөл Минаева театрның бер фестивальгә катнашып аның аша башка фестивальләргә дә юлы ачылуын билгеләп үтте. “Фестивальләрдә катнашып, Әлмәт театры элемтәләр урнаштыра, башка фестивальләргә чакыру ала”, – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100