news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер фәнне яңадан тапшыру мөмкинлеге бирү өчен, БДИ үткәрү тәртибен үзгәртергә җыеналар

Чыгарылыш сыйныф укучыларына бер фәннән бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыру мөмкинлеге бирү өчен, Рособрнадзор тиз арада БДИ үткәрү тәртибенә һәм расписаниегә үзгәрешләр кертергә, шулай ук әлеге тәкъдимне техник яктан тормышка ашыруны тәэмин итәргә әзер. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Федераль Җыенга еллык юллама барышында РФ Президенты Владимир Путин чыгарылыш сыйныф укучыларына нәтиҗәне яхшырту өчен берәр предмет буенча БДИны яңадан сайлау мөмкинлеген бирү кирәклеге турында белдерде.

Яңадан бирү шул ук елда, чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшырганда, югары уку йортларына кабул итүгә гаризалар бирү сроклары тәмамланганчы үткәрелергә тиеш. Яңалыкны гамәлгә ашыру схемасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә җентекләбрәк эшләнә, чөнки әлеге мәсьәлә комплекслы, ул БДИ оештыру өлешендә кабул ителә торган карарларны югары уку йортларына кабул итү кампаниясе сроклары белән синхронлаштыруны таләп итә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100