news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер еллык хезмәт - Казанда "Үзгәреш җиле" җыр фестиваленең беренче концерты үтте (видео)

"Кичерешләр бик позитив. Безнең музыканы, артистларны Татарстаннан читтә дә белүләрен телисе килә", - диде Татарстан Президенты.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасына "Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленең беренче концерты үтте. Тамашаны әлеге милли музыкаль проектка башлангыч биргән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.

Татар телендә башкарылучы популяр музыканы сыйфатлы итеп үстерүгә ярдәм итү һәм аны дөнья сәхнәсенә алып чыгу максатын куйган әлеге музыкаль проектны башкарып чыгуга бер ел чамасы вакыт киткән. Концерт уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә проектның генераль продюсеры, Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, фестивальнең асылын аңлатып: "Без игътибарны татар җырының үзенә юнәлттек, бүгенге сәнгать тенденцияләреннән чыгып музыкаль эстетикага тәэсир итәсебез килә", - дигән иде. 

Алтын мирастагы татар җырлары - латиноамерика, джаз, мюзикл, этно, психоделика стильләрендә

Бүгенге концерт әлеге идеядән башланган эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак тәкъдим ителде. Килгән тамашачылар татар музыкасының алтын мирасын тәшкил итүче әсәрләрне яңа яңгырашта ишетә алды. Проектның музыкаль җитәкчесе, Мәскәүдән махсус чакырылган дөньякүләм танылган музыкант, трубада уйнаучы Вадим Эйленкриг җитәкчелегендәге джаз оркестр һәм театрның симфоник оркестрына кушылып, татар җырчылары әлеге җырларны латиноамерика, джаз, мюзикл, этно, психоделика стильләрендә башкарды. 

Бүгенге программада 29 чыгыш ике өлешкә бүлеп бирелде. «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивалендә халыкара конкурслар лауреатлары Лилиана Газизова, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Марсель Вәгыйзовлар катнашты. Моннан тыш, тамашачы бүген татар эстрада сәхнәсе аша таныш Илвина Миңнегалиева, Зәринә Хәсәншина, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Раяз Фасыйховның чыгышларын карый алды. Фестивальдә шулай ук Айгөл Гардисламова, Зәринә Вилданова, Карина Җиһаншина, Әмир Әхмәдишин, Илнар Миранов, Рамил Морадымов, Камил Хәйбуллин, Максут Юлдашев, Юлия Гарифуллина, Әлфия Нигъмәтуллина чыгыш ясады. Концертта ил күләмендә үткәрелгән "Голос" проекты аша танылган Румия Ниязова белән Язилә Мөхәммәтова та җырлады. Беренче бүлек ахырында дөньякүләм танылган музыкант Вадим Эйленкриг, оркестрга кушылып, трубада "Әдрән диңгез" әсәрен башкарды. Проектка шулай ук дөньякүләм танылган музыкант, халыкара конкурслар лауреаты Айдар Гайнуллин чакырулы иде, ул берничә җырга кушылып, баянда партияләр башкарды. 

Чыгышларны бизәгән биюләрне "Дорога из города" хореография ансамбле башкарды.

Концерт репертуарын башлыча 60-70нче елларда язылган әсәрләр һәм татар халык җырлары тәшкил итте. Алар арасында Салих Сәйдәшевнең "Хуш, авылым", Заһит Хәбибуллин белән Нәкый Исәнбәт иҗат иткән "Бормалы су", Мәсгуть Имашев белән Илдар Юзеев язган "Кыр казлары артыннан" җыры, "Ай, былбылым", "Рәйхан", "Ак калфак", "Нигә яна йөрәгем" һ.б. татар халык җырлары булды.

Концертны Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев белән "Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреаты Марина Ясельская алып барды. Тамашаны сәхнәгә куючы режиссер - Юрий Александров.

Сәхнә бизәлешен дөньякүләм танылган сценограф Виктор Герасименко башкарган, "Үзгәреш җиле" фестиваленең сәхнәсе таҗлы чәчәкне хәтерләтә иде. Җырлар барышында таҗлар ачылды-ябылды, әйләнде. Арттагы экранда җырларга туры килгән видеокадрлар бирелеп барды.

Тамашачылар: "Үзгәрешләр чыннан да кирәк иде"

Бүгенге тамаша тулы залда үтте. Билетлар бәясе 330-1650 сум иде, алар концертка кадәр өч атна алдан сатылып беткән.

Концертны башыннан ахырына кадәр караган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов антракт вакытында журналистлар белән кичерешләрен бүлеште. 
"Кичерешләр бик позитив. Безнең музыканы, артистларны Татарстаннан читтә дә белүләрен телисе килә. Минемчә, әлеге мәсьәлә хәл ителә. Безнең опера театры, аның җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов күп көч куйды. Үзгәреш җиленең, хәрәкәт буларак, алга таба да дәвам итәчәгендә шикләнмим. Мин үзем бик позитив бәялим. Миңа әлегә барысы да ошый. Дәвамы булачак. Тамашачыларга да ошый. Сезгә дә ошагандыр. Бу үзгәреш, замана җаена туры китерү безгә кирәк иде. Барысы да килеп чыгар кебек", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Тамашачылар арасында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт советы рәсие Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин бар иде. Бирегә депутатлар, эстрада артистлары, телевидение алып баручылары, галимнәр килгән. Шунысын да әйтү кирәк, тамашачыларның күпчелеген урта һәм олы яшьтәгеләр тәшкил итте.

Чаллыдан Сания Нигъмәтҗанова "Үзгәреш җиле" фестивален карарга махсус килгән. Аның фикеренчә,  татар эстрадасында үзгәрешләр, чыннан да, кирәк иде. "Әлеге концертта безнең яшь чакта язылган җырлар башкарылды, аларны үзенчәлекле, гадәти булмаган яңгырашта тыңлавы кызык. Кайбер җырчылар моңны биреп бетерә алмаганнар, кайбер җырларның иске варианты уңышлырак кебек тоелды", - дип, фикерләрен бүлеште ул.

Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов "Татар-информ" корреспондентына бүгенге концерт турында фикерләрен җиткерде: "Бер елда гына татар эстрадасында барлык җыелып килгән мәсьәләләрне хәл итү реаль түгел, әмма бу фестивальнең югары дәрәҗәдә узуы өмет уята, аның дәвамы булыр", - диде ул.

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай да проект дәвамлы булган очракта гына татар эстрадасына үзгәрешләр алып килергә мөмкин, дигән фикердә. "Мин ачык күңел белән килдем. Яңалык, үзгәреш шатландыра, әлбәттә. Проектка тәнкыйть белән караган очракта исә кайбер җырларның аранжировкаларын үзгәртсәң, яхшырак булыр иде кебек. Мәсәлән, Алинә Шәрипҗанова җырында (Алинә Шәрипҗанова "Гөлҗамал" татар халык җырын башкарды - А.И.) аңа һаваны тиешенчә биреп җиткермәделәр шикелле тоелды, аңа үзенә җырларга ирек җитмәде, дип саныйм. Ә иң мөһиме - үзгәреш булуы яхшы. Әмма бу үзгәреш бүгенге чара белән чикләнмәскә тиеш", - диде ул.

"ТНВ" телеканалы алып баручысы Венера Иванова: "Мин бу концертка үзем өчен яңалык ачарга, музыка тыңларга килдем. Миңа ошый, чыннан да зәвыклы. Монда барысы да дулкынлана, артистларның дулкынлануы да сизелә, һәм бу күренеш биредәге мохиткә тагын да матурлык өсти", - дип, кичерешләре белән бүлеште. 

"Үзгәреш җиле" фестиваленең икенче концерты иртәгә шул ук залда булачак. 4 декабрьдә исә фестиваль Мәскәүдә Дәүләт Кремль Сараенда узар дип көтелә. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100