Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер елда татарстанлылар Дәүләт хезмәтләре порталы аша 11 миллионнан артык түләү башкарган
2023 елда республиканың Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланучылар тарафыннан ясалган транзакцияләрнең гомуми күләме 26,9 миллиард сум тәшкил иткән. 11 миллионнан артык түләү башкарылган, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.
2009 елдан әлеге портал «Россия Федерациясе цифрлы икътисады» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатыннан электрон рәвештә хезмәтләр тәкъдим итү буенча халыкның хакимият органнары белән хезмәттәшлегендә бердәм интернет-ресурс санала. Портал ярдәмендә татарстанлылар өйдән чыкмыйча гына онлайн режимында күп кенә хезмәтләр алу мөмкинлегенә ия, дип искәрттеләр ведомствода.
Хәзерге вакытта порталда 467 хезмәт һәм сервис (коммуналь хезмәтләргә түләү, мәктәпләр һәм балалар бакчаларына электрон чират, техникумнарга язылу, паспорт алу, никахны теркәү өчен гариза тапшыру һ.б.) тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз