news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 175 мәктәбендә сак пунктлары барлыкка килде

Татарстан башкаласында мәгариф объектларының иминлеген көчәйтү өчен системалы эш дәвам итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча 175 мәгариф учреждениесендә сак пунктлары барлыкка килде, 271 объектта коймалар яңартылды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев сөйләде.

Аның сүзләренчә, узган ел шәһәрнең белем бирү оешмалары иминлеген көчәйтү өчен күләмле эш башкарылган.

«271 учреждениедә коймалар алыштырылды. Барлык учреждениеләр контроль һәм кертү мөмкинлеге булган идарә итү системасы белән җиһазландырылган. Контроль-кертү пунктларын урнаштыру һәм тизлекне киметү чаралары буенча күрсәтмәләр бирелде. 175 мәгариф учреждениесендә сак пунктлары җиһазландырылган», - дип сөйләде докладчы.

Ул билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениеләренең иминлеген арттыру чараларына ихтыяҗ саклана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100