Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер елда Казанда 29,5 меңнән артык җинаять теркәлгән
Дөрес, Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе башлыгы милиция полковнигы Алексей Селивановский, бу 2008 елдагыдан 17 процентка кимрәк, дип белдерә
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Узган елда Казанда 29,5 меңнән артык җинаять теркәлгән, бу исә 2008 елдагыдан 17 процентка азрак. Мәсәлән, авыр һәм аеруча авыр саналган җинаятьләр, кеше сәламәтлегенә зыян салу кебекләре 20 процентка якын һәм аннан күбрәккә, талау максаты белән һөҗүм итү 12 процентка кимегән. Шулай ук соңгы 4 елда, Казан милициясенең максатчан эшләве нәтиҗәсендә, талау очраклары кими барып, былтыр чит кеше милкен ачыктан-ачык урлау очраклары буенча 25 процентка азрак җинаять эше ачылган, теркәлгән урлаулар саны 14 процентка кимегән һәм һәр 4 нче җинаять ачылган. Шәхескә карата кылынган авыр җинаятьләрне ачу да, шулай ук, арта төшкән. Фатир басуны кисәтү чараларын активлаштыру һәм халыкны үзләренең торагын саклау чаралары буенча өйрәтү-мәгълүматлаштыру нәтиҗәсендә, былтыр фатир басу 16,6 процентка, ягъни 147гә азрак булган.
Бүген Казан мэриясенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә ясаган хисабында Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе башлыгы милиция полковнигы Алексей Селивановский шундый мәгълүматлар китерде, дип хәбәр итә шәһәрнең рәсми порталы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз