Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер елда Казанда укучы баланы мәктәпкә әзерләүгә чыгымнар 11,9 мең сумга кадәр арткан
Казанда балаларны яңа уку сезонына әзерләүгә уртача чыгымнар 17 процентка арткан, ягъни 11,9 мең сумга кадәр.
«Бер ел элек чыгымнарның уртача суммасы 10,2 мең сум тәшкил иткән иде. Ел саен чыгымнарның артуы күзәтелә, 2019 елда ата-аналар 8,5 мең сум сарыф итәргә әзер иде, 2020 елда - 8,7 мең сум», - дип хәбәр итә SuperJob сервисы аналитиклары.
Шул ук вакытта халкы миллионнан артык булган шәһәрдә мәктәп баласына кирәкле әйберләр һәм канцелярия кирәк-яраклары сатып алуга уртача чыгымнар узган ел белән чагыштырганда 18 процентка арткан.
Мондый чыгымнар иң күбе Мәскәүдә (уртача 14,3 мең сум), Санкт-Петербургта (13,1 мең) һәм Екатеринбургта (12 мең) арткан. Шул ук вакытта Волгоград (10,2 мең сум), Воронеж (10,4 мең), Пермь һәм Уфада (11 мең) яшәүчеләр иң тыйнак бюджетны атаган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз