Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер елда «Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда 8 мең кеше бушлай белем алды
2019 елдан 2023 елга кадәрге чорда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанда 35 мең граждан укулар узды. Шул исәптән, узган елда 8,3 мең кеше яңа һөнәр үзләштергән. Быел программага нинди үзгәрешләр кертелүе турында бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
«Быелдан гражданнарның яңа категорияләре - инвалидлар һәм өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче туган тиешле кеше, шулай ук эшен алмаштырырга теләүчеләр белем алырга мөмкин», - диде ул.
Ведомство җитәкчесе искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Демография» илкүләм проекты кысаларында гражданнарны укыту программасы 2030 елга кадәр озайтылуын искәртте. Элек бу программада декрет ялында булган хатын-кызлар катнаша иде, хәзер бушлай белем алу мөмкинлеге гражданнарның башка категорияләре өчен дә барлыкка килде. Мисал өчен, эшен алыштырырга теләүчеләр дә бу мөмкинлектән файдалана ала.
«Бу җитди яңалык. Без кешенең эшләвен күрәбез, тик ниндидер сәбәпләр аркасында эш урынын үзгәртергә тели. Дәүләт ярдәмгә килә, белем бирү программаларын тәкъдим итә, аларны тәмамланганнан соң гражданин эшкә урнаша. Эш бирүченең укуга дәгъва кылучылар белән укучы килешүе төзү мөмкинлеге барлыкка килде», - дип билгеләп үтте Зарипова.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан ил Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз