Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер ел элек Татарстанда газет-журнал укучылар саны 6,9 процентка күбрәк булган
Республикада һәр кешегә 314 экземпляр басма туры килә
(Казан, 5 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикада чыга торган басмаларның гомуми тиражы 1 млн. 233 мең экземпляр тәшкил итә. Узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, бу сан 6,9 процентка кимрәк.
Шулай булуга да карамастан, һәр 1 мең татарстанлыга 314 экземпляр туры килә. Россия буенча бу сан – 129.
Федераль басмалар арасында элеккеге тиражын "Российская газета"ның "калын" саны саклап калган. Алай гына да түгел, газетаның көндәлек номеры 5 процентка укучыларын арттырыруга ирешкән. "Комсомольская правда"ның "калын" саны киресенчә, тиражын 11 процентка киметкән. Көндәлек басмасын укучылар исә 34 процентка арткан. "Аргумент и факты" газетасының да укучылары 21 процентка кимегән.
Республика газет-журналларына килгәндә, "Ватаным Татарстан" басмасының атналык номерын укучылар 2 процентка артып, көндәлек номерларны укучылар 14 процентка кимегән. "Республика Татарстан"ның "калын" номерын алдыручылар да, көндәлек номерын алдыручылар да кимегән.
"Казанские ведомости" газетаның "калын" номерының тиражы, бер ел эчендә, 1,7 процентка кимегән. Көндәлек номерлары тиражы 8 процентка арткан.
"Шәһри Казан"ның да көнәлек номерларын укучылар азайган. Аның каравы, "калын" номерны укучылар 22 процентка арткан.
"Татарстан яшьләре"ндә тираж – 19 процентка, "Звезда Поволжья"да 3,8 процентка кимегән. "Вечерняя Казань" 3 процентка, "Акчарлак" 2 процентка укучылары санын арттырган.
Балалар һәм үмерләр басмаларын алдыручылар сафы да сирәгәйгән. Мисал өчен, "Көмеш кыңгырау"ны алдыручылар – 16,3, "Ялкын"ны укучылар – 15, "Идел" не укучылар – 4,5, "Салават күпере"н алдыручылар 1,5 процентка кимегән. "Сабантуй"ны яздыручылар исә 8 процентка арткан.
Бу хакта "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җыелышында оешма җитәкчесе Айрат Зарипов хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз