news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер ел эчендә Татарстанның Алабуга районына 2 меңнән артык чит ил кешесе килгән

Аларның яртысыннан артыгы – ерак чит илләрдән

(Алабуга, 6 февраль, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). 2011 елда Алабугага килгән чит ил кунаклары арасында Германия, Дания, Италия һәм Бөекбритания гражданнары бар. Шәһәргә күбесенчә нәкъ менә ерак чит илләрдән киләләр, бер ел эчендә район территориясендә барлыгы 2 меңнән артык чит ил кешесе теркәлгән.
Узган ел Алабугада, бөтен республикадагы кебек үк, Кыргызстаннан килүчеләр саны арткан, шәһәрдә якын чит илләрдән килгән 822 кеше теркәлгән. “Нигездә, безгә эшкә урнашырга дип киләләр, туристик максат белән килүчеләр дә бар”, - диде Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Алабуга район бүлеге башлыгы Сергей Бубеков.
Аның сүзләренә караганда, районда миграциягә бәйле вәзгыять тотрыклы, чит ил гражданнары белән конфликтка керү очраклары теркәлмәгән. Сергей Бубеков башка төрле статистик мәгълүматлар да китерде. Мисал өчен, 2011 елның 12 аенда 107 контроль чара үткәрелгән, аның барышында 1950 дән артык объект тикшерелгән. Миграция өлкәсендә законнарны бозган өчен 381 административ беркетмә төзелгән һәм 820 мең сум күләмендә административ штраф салынган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot