news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер ел эчендә Татарстанга килгән чит ил туристларының саны 40 процентка арткан

Казан Кремлендә – 2,7 миллионнан артык, Болгарда 540 мең сәяхәтче булган.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 2017 елда Татарстанга килгән туристларның саны, 2016 ел белән чагыштырганда, 3,1 миллион кешегә кадәр арткан. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«2017 елда республикага 3,1 миллион турист килде. Бу 2016 елга караганда 6,9 процентка артыграк», - дип искәртте Галимова.

Ул узган елда, 2016 ел мәгълүматлары белән чагыштырганда, Россиянең башка шәһәрләреннән килгән сәяхәтчеләр саны – 11,7, чит ил туристлары исәбе 40 процентка диярлек артуын билгеләп үтте.

Туристлар арасында Казан, Болгар, Зөя, Алабуга, Чистай һәм Тәтеш шәһәрләре популяр. Казан Кремлендә – 2,7 миллионнан артык, Болгарда 540 мең сәяхәтче булган.

Узган елда туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр күләме 13,5 миллион сум тәшкил иткән. Бу 2016 елгы күрсәткечтән 16 процентка артыграк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100