news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер ел эчендә Татарстанда балаларга карата 1619 җинаять кылынган

Балаларның 2 проценты имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, узган елда Татарстанда балаларга карата төрле юнәлештәге 1619 җинаять кылынган. Зыян күргән балигъ булмаган яшьтәгеләрнең барысы да психологик ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ, дип хәбәр итте бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Казан (Идел буе) федераль университетының педагогик психология кафедрасы мөдире Лариса Баянова.

"Узган ел Татарстанда 9905 гаилә төрле төрдәге профилактик исәптә торды. Балаларның 2 проценты имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә. Шул ук вакытта республикада психологлар саны артмый. Бу мәсьәләдә әлегә уңай әйбер күрмим. Җәмгыять игътибарын бу проблемага юнәлтәсе иде", – диде спикер.

Л.Баянова шулай ук искә төшергәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда спорт белән 90 мең бала шөгыльләнә, алар белән 3 мең тренер эшли. Шул ук вакытта республикада яшь спортчылар белән эшләүче психологлар өчен нибары ике рәсми ставка гына ачык – Казанда һәм Түбән Камада.

"Спортта психологларга баланың мотивациясе, шулай ук төрле формадагы көч куллануны кисәтү өстендә эшләргә кирәк. Спорт казанышлары төп бурыч булганда, баланы алҗытырлык басым ясалырга мөмкин, – дип өстәде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100