news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер ел эчендә Татарстанда 37 өлкән ялгыз кешене гаиләгә алганнар

“Өлкән кешене гаиләгә алу” республика проектын тормышка ашыру барышында бер генә пенсионер да кире интернатка кайтырга уйламаган.

Бер ел эчендә Татарстанда 37 өлкән ялгыз кешене гаиләгә алганнар
Султан Исхаков

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстанда интернатларда яшәгән 37 өлкән ялгыз кеше гаиләле булган. Бу хакта бүген “Татар-информ”га интервьюда Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.

“Өлкән кешене гаиләгә алу” республика проекты бик уникаль. Ул 2017 ел башыннан гамәлгә ашырылып килә. Аның максаты – Татарстанда туганнары һәм ярдәмчеләре булмаган, интернатларда яшәгән өлкән ялгыз кешеләрне гаиләле итү. Проект кешеләрнең ярдәмчел икәнлекләрен күрсәтә”, - дип билгеләп үтте спикер.

“Өлкән кешене гаиләгә алу” республика проектын тормышка ашыру барышында бер генә пенсионер да кире интернатка кайтырга уйламаганлыгын да искәртеп үтәргә кирәк. Эш шунда ки, кабул итүче гаиләләр һәм өлкәннәр үзләре дә психологик һәм педагогик әзерлек үтәләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot